Кәрәкәшле мәдәният йортында патриотик акция узды

2024 елның 16 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Кәрәкәшле мәдәният йортында махсус хәрби операциядә булган сугышчыларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән акция оештырылды.

Битараф булмаган авыл халкы солдатларга гуманитар ярдәм, күчтәнәчләр алып килде. Кәрәкәшле волонтерлары нашлемниклар һәм окоп шәмнәре ясадылар.

Әлеге хәйрия акциясен җирле хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова һәм ветераннар советы рәисе Гөлнур Ханипова оештырды.

- Сугыш зонасындагы ир-егетләребезгә безнең ярдәмебез, бердәмлегебез көч бирсен иде дип телибез, – дип билгеләп үтте акциядә катнашучы, китапханә мөдире Ирина Әхмәтова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International