Район мәдәният йортында II район юнармейчылар балы узды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Быел юнармейчылар балы районның 11 мәгариф учреждениесе коллективын җыйды.

Конкурсны Ютазы муниципаль районының мәгариф бүлеге, балалар иҗаты үзәге һәм Юнармия йорты оештырды.

Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов чараны сәламләү сүзе белән ачты. Ул барлык катнашучыларга да уңышлы чыгыш ясауларын теләде.

Конкурсның максаты - Ютазы районының әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклау һәм арттыру өчен үсеп килүче буынга рухи һәм эстетик тәрбия бирү системасын камилләштерү.

Барлык катнашучылар жюри әгъзалары алдында лаеклы чыгыш ясадылар. Беренче бию этабы нәтиҗәләре буенча һәр коллективтан иң яхшы 10 пар сайлап алынды. Конкурсның икенче этабы - «Майский вальс» биюе, аны башкару осталыгы буенча балның иң яхшы пары сайланды. Катнашучылар бии торган «Майский вальс» музыкаль композициясен «Юные таланты» балалар студиясе тәрбияләнүчеләре башкарды.

Кичә азагында юнармейчылар балының патшасы һәм патшабикәсе сайланды - Бәйрәкә мәктәбеннән Адилә Латыйпова һәм Арслан Мөхәммәдьянов.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова бүләкләү тантанасын җитәкләделәр һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International