Урыссуда район ата-аналар җыелышы узды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Район ата-аналар җыелышы Урыссуның 3 нче санлы мәктәбендә узды.

Җыелышта мәгариф, ЗАГС бүлеге җитәкчеләре, район ата-аналар комитеты рәисе катнашты.

Җыелыш барышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов ремонт эшләре белән таныштырды, барысын да сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Уку эшләре буенча җитәкче урынбасары А.Р. Гәрәева катнашучыларны олимпиада нәтиҗәләре, ОГЭ һәм БДИ буенча әзерлек эшләре, 3нче һәм 4нче чиреккә планнар белән таныштырды.

Тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова куркынычсызлык мәсьәләләрен яктыртты, конкурсларда һәм чараларда катнашу нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук балаларны контрольдә тотуны көчәйтү һәм социаль челтәрләрдә билгесез кешеләр белән хат алышуны вакытында ачыклау һәм туктату өчен тикшереп тору мәсьәләсе каралды.

Чара ахырында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов Гаилә елы кысаларында уздырылган «Бәхетле гаилә» район конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International