Ютазы мәктәбендә парламент дәресе узды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы С.Х. Лукашина Ютазы мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен «Киләчәкне сайлыйбыз!» дип исемләнгән парламент дәресе үткәрде.

Дәрестә Ютазы муниципаль районының Ютазы авыл җирлеге депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» — республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы территориаль бүлекчәсе Советы Рәисе, Ютазы муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Әнис Ямалетдинов катнашты.

Дәрес барышында катнашучылар илнең сайлау системасы нигезләре, гражданлык бурычы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International