Киез итек киеп футбол уйнау ярышы традицион район чарасына әверелде.
«Энергия» стадионында районның хатын-кызлар командалары арасында киез итек киеп футбол уйнау буенча ярышлар узды.
Ярышлар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды. Барлыгы биш команда катнашты — «Адреналин» (Урыссу үзәк район хастаханәсе), «Ютазы мәктәбе, «Исполком», «КультСпортСвет» (мәдәният бүлеге) һәм «ВОЛМА-Әбсәләм».
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — «Адреналин» (Урыссу үзәк район хастаханәсе);
2 урын — «Исполком»;
3 урын — «КультСпортСвет» (мәдәният бүлеге).