Урыссу башлангыч мәктәбендә «Хатха-йога күнегүләре» дип исемләнгән дәрес узды.
Йога белән шөгыльләнү башлангыч сыйныф укучылары өчен бик тә файдалы, чөнки нәкъ менә шушы чорда кешенең киләчәк сәламәтлегенә нигез салына.
Дәресләрнең төп максаты - мускулларның сыгылмалылыгын һәм координациясен үстерү, умыртка баганасын ныгыту һәм укучыларның эмоциональ халәтен яхшырту.