Кече Урыссу мәктәбендә элеккеге чыгарылыш укучылары өчен волейбол буенча турнир узды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Кече Урыссу мәктәбенең спорт залында Ташкичү авыл җирлеге Башлыгы бүләгенә волейбол буенча турнир узды.

Турнир Гаилә елына һәм Кече Урыссу авылының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

Турнирда төрле еллардагы чыгарылыш укучылары катнаштылар.

Турнир ахырында барлык катнашучылар грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International