Ел саен 10 меңгә якын ютазылы флюорографик тикшеренү уза

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Флюорографик тикшерү ярдәмендә үпкә авыруларының башлангыч стадиясендә кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.

Баш табиб Светлана Шакирова сүзләренчә, кирәк булганда Урыссу үзәк район хастаханәсендә хәтта билгеле бер ял көннәрендә дә флюорографик тикшерү үткәрүне оештыру мөмкинлеге бар.

Флюорографик тикшерү вакытында ачыкланган патологияләр төрле. Бу тумыштан килгән аномалияләр, җәрәхәтләр, төрле ялкынсыну авырулары. Әмма алар арасында иң куркынычы — яман шешләр, — дип сөйли Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-фтизиатры Евгений Гаранин. -  2022 елда флюорографик тикшерүләр үткәргәндә туберкулезның өч очрагы ачыкланган. Бу кешеләр исәпкә алынды һәм тиешле дәвалану үтте. 2023 елда мондый фактлар ачыкланмады.

2022 елда компьютер томографиясе белән расланган 18 онкопатология очрагы булган. Узган ел мондый очраклар саны 25кә кадәр артты.

Сүз уңаеннан, 2022 елда Урыссу үзәк район хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә КТ-аппарат алынды. Яңа җиһазлар кертү ютазылыларны КТ-тикшерүләр узу өчен башка торак пунктларга бару кирәклегеннән коткарды.

- Кызганычка каршы, рак диагнозы бик еш кына соңгы стадияләрдә куела, кешене коткару мөмкин юкка чыга диярлек. Онкопатологиянең төп өлеше флюорографик тикшеренүләрне бик сирәк, биш-җиде елга бер тапкыр узган кешеләрдә ачыклана. Хәтта ун елга бер тапкыр флюорографиягә килгән кешеләр дә бар, — дип борчулары белән уртаклашты табиб.

Шуңа күрә үз сәламәтлегеңә, ә кайвакыт хәтта үз гомереңә да битараф булмау мөһим.

https://vk.com/urussucrb?w=wall-201816153_2316

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International