Дәүләкән шәһәрендә 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге узды.
«Атлант» спорт мәктәбенең самбо секциясе тәрбияләнүчесе Софья Игонина әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады.
Софья 59 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны алып, ышанычлы җиңү яулады.