Әлеге турнирда Ютазы районының ир-ат волейбол командалары катнашты.
Ярышларда тугыз команда катнашты: Ютазы (ветераннар), Ютазы (яшьләр), Иске Урыссу, Бәйрәкә, Урыссу, Димтамак, Чапман, Олимпионик, 3 нче санлы Урыссу мәктәбе.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Урыссу" командасы;
2 урын - " Ютазы" (яшьләр);
3 урын - "Чапман"
Турнирны "Уруссинка" волейбол командасыннан торган судьялар бригадасы (Садыкова Эльзара, Әмирова Камилла, Полтева Нонна, Исмәгыйлева Аделя, Топорова Ярослава), шулай ук тренер һәм бер үк вакытта турнирның баш судьясы Газинур Гариев хөкем итте.