Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Ярышлар Казанның «Акчарлак» йөзү бассейнында (бассейн 50 м) узды. Республика күләмендәге спорт чарасы масштаблы һәм массакүләм булды. Йөзү буенча чемпионатта барлыгы 275 ир-ат һәм хатын-кыз катнашты.
Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Ютазы районнарыннан ун команда призлы урыннар өчен көрәште.
«Олимп» спорт мәктәбенең йөзү секциясе тәрбияләнүчесе Арман Якупов ярышларда лаеклы чыгыш ясады. 50 метрлы дистанцияне ул 29,29 секунд нәтиҗәсе белән үтте һәм республиканың иң көчле егерме спортчысы исемлегенә керде!
Исегезгә төшерәбез, «Олимп» спорт мәктәбен капиталь ремонтлау һәм бассейн ябылу сәбәпле, тотрыклы рәвештә шөгыльләнү катлауланды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин ярдәмендә бу хәлдән чыгу юлы табылды. Район җитәкчелеге йөзү буенча дәресләрне Баулы шәһәрендә үткәрү турында карар кабул итте. Моның өчен махсус автобус бирелде. Йөзү буенча дәресләр 27 февральдән башланачак.