Мәктәпнең барлык сыйныфларында Ватанны саклаучыларга багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресе узды.
Югары сыйныфларда ул федераль спикерларның мөрәҗәгате белән видеоролик күрсәтүдән һәм аның турында фикер алышудан, график новеллалар караудан башланды Укучылар хәзерге заман яклаучылары – илебез хакына күтәрелгән гап-гади яшьләр дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әңгәмә ахырында укучыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар җибәреп ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Волонтерларның, медикларның, укытучыларның, төзүчеләрнең, хәрбиләрнең илне саклауга керткән көндәлек өлешләре турында фикер алыштылар.
Башлангыч сыйныфларда балалар "Кем ул Ватанны саклаучылар" дигән темага фикер алыштылар, якынлашып килүче бәйрәм белән котлаулар әзерләделәр.