19 февральдә Иске Урыссу авылында яшәүче Юнысова Миңнур Солтан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Миңнур Солтан кызына үз котлауларын Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин юлладылар.
Миңнур Солтан кызы 1934 елда Азнакай районы Уразай авылында туа. 1958 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 1960-1984 елларда К.Маркс исемендәге колхозда эшли. Аның күпьеллык хезмәте мактаулы исемнәр һәм бүләкләр белән билгеләп үтелә.
Хезмәт эшчәнлегенең авыр елларына карамастан, Миңнур апа биш кыз үстергән, аларга лаеклы киләчәк бүләк иткән. Бүген ул кызларының берсендә яши, һәм бу бәйрәм көнендә ул бик күп кунаклар кабул итте. Юбилярны котларга авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әминова, Иске Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова һәм хатын-кызлар советы вәкиле Зира Кашапова килделәр. Алар Миңнур апаны туган көне белән тәбрикләп, фидакарь хезмәте һәм кызларын лаеклы тәрбияләве өчен зур рәхмәт белдерделәр.