Бер атна дәвамында район мәктәпләре укучылары китапханәгә төрле тематикадагы китаплар алып килделәр.
13-19 февральдә китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез!» акциясе узды.
Урыссу башлангыч мәктәбе укучылары әлеге акциядә актив катнаштылар һәм китапханәгә дистәләгән китаплар бүләк иттеләр.