«Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен «Атлант» яшьләр клубы белгечләре тарафыннан оештырылган кызыклы чара узды.
Ютазы мәктәбенең актлар залында югары сыйныф укучылары «Коррупция, әйдәгез хәл итик» дип исемләнгән коррупциягә каршы чарада катнашырга җыелды.
Чараны дебат рәвешендә үткәрүнең интерактив форматы ярдәмендә балалар үз фикерләрен дөрес белдерергә һәм якларга өйрәнделәр, шулай ук үзләренең ораторлык күнекмәләрен арттырдылар.