Без сезнең ышанычыгызны акларбыз! - дип безгә әңгәмә вакытында вәгъдә итте Ютазы районының Иске Каразерик авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның берсе Айдар Сираев.
Ютазы районыннан мобилизацияләнгән ир-егетләребез махсус хәрби операция территорияләреннән бер-бер артлы өйләренә кыска вакытлы ялга кайталар. Кайберәүләр белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Егетләрнең лаеклы яллары, кыска вакытлы булса да, бик кирәкле.
Батыр сугышчыларның берсе Айдар Сираев белән без китәр алдыннан сөйләштек. Ул алгы сызыктагы көндәлек яшәеш, мобилизация башланганнан соң тормышка карашы ничек үзгәргәне турында сөйләде. Солдат билгеләп үткәнчә, алар барысы белән дә тәэмин ителгәннәр, әмма иң күңеллесе – өйдән хәбәр, гуманитар ярдәм һәм хатлар алу.
- Мәктәп укучыларыннан килгән хатларны бергәләп укыйбыз һәм моның өчен махсус ясалган стендка урнаштырып барабыз. Эчтәлеге буенча бик кызыклы хатлар бар, алар сугышчан рухны күтәрәләр, — дип сөйли Айдар.
Безнең егетләр – ныклык һәм батырлыкның чын үрнәге, яшь буын өчен үрнәк, аларның тормыш иптәшләре турында да шуны ук әйтеп була. Өйдә барысы да яхшы булганда җаның да тыныч була.