Ютазы районының «Шмель» картингчылар командасы кышкы картинг буенча ярышларда «Шипы» классында беренче урынны яулады.
18 февральдә Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш Кубогының картинг буенча 8 нче кышкы ярышларының өченче этабы узды.
Ютазы районының «Шмель» картингчылар командасы әлеге ярышларда "Шипы" классында беренче урынны яулады.
Шәхси ярышларда да безнең егетләр җиңүгә ирештеләр. «Мини» классында өченче урынны Рүзәл Гәрәев, «Ротакс макс юниор» классында Рамазан Шамилов өченче урынны, «Милли юниор» классында Арсений Шерер өченче урынны, ә Аяз Мөхәммәдиев икенче урынны алды.