Фестиваль быел инде 6 тапкыр үткәрелә.
Фестивальнең төп максатлары һәм бурычлары булып буыннар дәвамлылыгын саклау, гаилә һәм гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгыту; милли традицияләрне торгызу тора. Быел фестивальдә 2 гаилә катнашты. Бәйрәкә авылыннан Ямаевлар гаиләсе 1 урынны яулады һәм апрель аенда узачак конкурсның зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак. Ә Иске Урыссу авылыннан Мезенцевлар гаиләсе 2 урынны алды. Ике гаилә дә акчалата бүләккә лаек булдылар.