Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VIII Республика фестиваленең Гала-концерты узды.
Концертта районның 11 җирлегеннән 200дән артык башкаручы катнашты. Концерт программасы башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
- «Балкыш» фестивале безнең республикада инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Фестиваль традицион рәвештә якынлашып килүче Бөек Җиңү көне алдыннан уза. 2023 елның ноябрендә старт алган фестивальнең муниципаль этабы торак пунктларның, предприятиеләрнең һәм оешмаларның барлык ветеран оешмаларын үз эченә алды. Бүгенге концерт программасына иҗат коллективларының һәм соло башкаручыларның иң яхшы концерт номерлары кертелгән. Тамашачы концерттан зур ләззәт алыр дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Светлана Петровна.
Гала-концерт тәмамланганнан соң сәхнәгә барлык башкаручылар чыкты. Катнашучыларга рәхмәт сүзе белән мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Абдурахманов һәм район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Гүзәл Латыйпова мөрәҗәгать итте. Гүзәл Латыйпова билгеләп үткәнчә, ТР ветераннары өчен «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Оештыру комитетын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Шулай ук район җитәкчелеге тарафыннан фестивальгә ярдәм чаралары күрсәтелә.
Чара азагында гала-концерт җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.