Шушы көннәрдә традицион булмаган рәсем техникасын кулланып ясалган рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары безнең районны рәсем конкурсында лаеклы тәкъдим иттеләр. 7-10 яшьлек кече төркем номинациясендә:
Агата Миникаева икенче дәрәҗә лауреат (поролон яки губка белән рәсем ясау), Самира Нигъмәтуллина өченче дәрәҗә лауреат (мамык таякчыклар белән рәсем ясау).
Укытучылары - Альбина Ибраһимова.
Талантлы балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади җиңүләр телибез.