Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Каразирек мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен тематик уен узды.
Ел саен, 23 февральдә, без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм хөрмәтенә «Шәрәфиева С.Ш. исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее» МБУ директоры Шәмсуллина Гөлнара Шатовна Каразирек мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен Пушкин картасы буенча «Патриотлар уены» интеллектуаль уенын үткәрде.
Чара Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында мәгълүматтан башланды.
Аннары балалар, командаларга бүленеп, төрле конкурсларда катнаштылар, үзләренең зирәклекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Ватан, геройлар турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, хәрби тематикага җырлар җырладылар, викторинада катнаштылар.
Чара тәмамлангач, 10 нчы сыйныф укучысы Динар Мәрданов конкурска йомгак ясады. Җиңүче булып «Патриоты» командасы танылды.
Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.