20 февральдә Бөгелмә урманчылыгы һәм урман хуҗалыгының Ютазы бүлекчәсе утырышы узды.
Биредә 2023 елга эш йомгаклары ясалды һәм 2024 елның янгын куркынычлы һәм урман культурасы сезонына планнар турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, шулай ук урманчылык, урман хуҗалыгы хезмәт коллективлары вәкилләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин урманчыларга төбәктәге экологик хәлне саклауга һәм яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук узган ел урман янгыннарына юл куймау буенча уңышлы эшләрен билгеләп үтте.
Җитәкче-баш урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова урманчылыкның узган елгы эш нәтиҗәләрен, шул исәптән урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча дәүләт йөкләмәсен үтәүне мәсьәләсенә тукталып узды. Төп күрсәткечләр һәм ирешелгән нәтиҗәләр анализланды.