Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
23 февраль – көч һәм батырлык, ныклык һәм патриотизм символы булган истәлекле көн. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчы интернационалистларга, «кайнар нокта»ларда булган ветераннарга, сафта һәм запаста булган барлык Ватанны яклаучыларга хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу көнне без Ватанга хезмәт итүче, сугыш кырында Россиянең бүгенгесен һәм киләчәген яклаучы якташларыбызны, офицерларны һәм солдатларны хөрмәтлибез.
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең туганнарына аеруча тирән хөрмәт. Сез безнең сугышчыларыбызның төп таянычы һәм ярдәмчеләре! Сабырлыгыгыз, чыдамлыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!
Без бергә! Бүген безнең һәрберебез — ул сугышчан посттамы яки тыныч эш белән шөгыльләнәме — беренче чиратта, үз илен, үз кече ватанын, гаиләсен яклаучы. Һәркем үз урынында уртак эшне башкара һәм шуның белән җиңүне якынайта да.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, гаилә иминлеге, сугышчыларыбызга исә рух ныклыгы, кыюлык һәм гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телим
Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.