Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре Социаль фондтан ярдәм ала

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтә.

МХОдә катнашучылар, шулай ук аларның гаиләләре Россия Социаль фонды линиясе буенча берничә түләүгә хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә.

2023 елда Татарстанның Социаль фонды һәм «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк бүлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Хезмәттәшлек кысаларында төбәк бүлеге белгечләре гражданнарга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының таныклыкларын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Уртак эшнең мондый форматы мобилизацияләнгәннәргә, үз теләкләре белән махсус операциягә киткәннәргә һәм аларның гаиләләренә дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

ОСФР сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирә. Алар хәрби хезмәткә чакырылу буенча, шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие алу хокукына ия. Пособие бала туган көннән алып 3 яшькә кадәр билгеләнә, әмма баланың әтисе хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәтне башлаган көннән иртәрәк түгел. 2024 елда түләү күләме - 16 698 сум. Хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына 38 963 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә. МХОдә катнашучы гаиләләр дә бердәм пособиегә гариза бирә ала. Шул ук вакытта мобилизацияләнгән тормыш иптәшенең керемнәре түләүне билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.

Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар гариза бирүче тарафыннан тәкъдим ителә. Пособие 6 айга билгеләнә. Бу срок тәмамлангач, гаилә кабат гариза яза ала.

Өстәмә мәгълүматны СФР Бердәм контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 800 1-00000-1 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International