Урыссу балалар иҗаты үзәгендә күңелле бәйрәм узды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар иҗаты үзәгендә «Әйдә, егетләр!» дигән күңел ачу чарасы узды.

Балалар тематик викторина сорауларына бик тә теләп җавап бирделәр, "Минага басма" уенында ярыштылар, күзләрен йомып "Нәрсә ашаганыңны әйт" һ.б. уеннар уйнадылар.

Бәйрәм балаларны берләштерде, беркем дә игътибарсыз калмады. Ахырда балалар дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International