Бәйрәкәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары белән очрашу узды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бәйрәкә авылының мәдәният йортында, авыл җирлеге белән берлектә, махсус операциядә хәрби бурычларны үтәүче Ватанны саклаучыларның әниләре һәм хатыннары белән очрашу үткәрделәр.

Алар алдында котлау сүзе белән Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина чыгыш ясады.

- Мин сезгә барлык авырлыкларны җиңел генә җиңеп чыгуыгызны телим. Уллары һәм ирләре хәзер махсус хәрби операция зонасында булганнарга, аларны исән-сау әйләнеп кайтуларын күрергә язсын, - диде Альбина Олеговна һәм Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Кунаклар алдында иҗат коллективлары һәм «МонлыСаз» ансамбле чыгыш ясады.

Кичә ахырында һәркем өчен көтелмәгән һәм күңелле сюрприз булды - һәр ана өчен улларының портретлары, аларны ветераннар советы һәм хатын-кызлар советы ясаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International