Яшел Үзәндә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге узды.
Әлеге ярышлар сезонның төп старт ноктасы булды. Чарада утыздан артык команда - 400гә якын яшь спортчы катнашты.
Ютазы чаңгычылары командасы әлеге ярышларда районны лаеклы тәкъдим итте. Безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Команда зачетында Ютазы районы икенче урынны алды.
2010-2011 елларда яшүсмерләр арасында Искәндәр Латыйпов ирекле стиль белән 3 км дистанциядә алтын медаль һәм классик стиль белән 3 км дистанциядә бронза медаль яулады.
Искәндәрнең тренерлары Таһир Гыйзетдинов һәм Илмир Латыйпов Татарстан Республикасы чемпионын әзерләгәннәре өчен ТР чаңгы узышлары федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.