Ютазы йөзүчесе Арман Якупов көмеш медаль яулады

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

2024 елның 22-24 февралендә Казанда 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ТР беренчелеге узды.

Чарада 300дән артык спортчы катнашты. Ютазы районы командасын «Олимп» спорт мәктәбенең дүрт тәрбияләнүчесе Арман Якупов, Динар Нигъмәтуллин, Илдан Нигъмәтуллин һәм Артем Паленкин тәкъдим итте.

50 метрлы дистанциядә 28,78 секунд нәтиҗәсе белән Арман Якупов икенче урынны алды.

- КМС разрядына кадәр аз гына калып бара - 50 м бассейн нормативы (28,30). Бер атна элек шул ук бассейнда без 29,29 секунд күрсәттек, бу юлы нәтиҗә тагын да яхшырак! Калган спортчыларыбыз да дистанцияләрдә үз нәтиҗәләрен шактый яхшыртты. Егетләребез барысы да бик тырыш, мин алар белән горурланам! Алга таба эшебезне дәвам итәбез, – дип сөйләде «Олимп» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Зарина Мифтахова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International