24 февральдә Сызрань шәһәрендә картинг буенча кышкы ярышларның икенче этабы узды.
Урыссуның «Шмель» клубының өч пилоты әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады.
Кышкы ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең картингчылар призлы урыннар яуладылар:
Рамазан Шамилов - «Ротакс макс юниор» классында беренче урын;
Фаат Шамилов - «Ротакс макс» классында икенче урын;
Айдан Гәрәев - «Ротакс макс юниор» классында өченче урын.