Күпьеллык иҗтимагый эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуы өчен Урыссуның 3 нче санлы мәктәбенең ветераннар (пенсионерлар) беренчел оешмасы рәисе Гарифуллина Татьяна Ринатовна «Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтендә казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде;
Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча VII Республика конкурсында актив катнашканнары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты «Ютазы таңы» газетасы редакциясенә, баш мөхәррире Юлия Рамазан кызына тапшырылды.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе грамотасы белән 8-9 сыйныфлар арасында «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык күрсәткәне өчен» номинациясендә 2023 елгы республика олимпиадасы призеры Кече Урыссу мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шәрипова Әдилә Марат кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән директор урынбасары, Кече Урыссу мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Йосыпова Зөлфия Варис кызы бүләкләнде;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе грамотасы белән 10-11 сыйныфлар арасында «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык күрсәткәне өчен» номинациясендә 2023 елгы республика олимпиадасы призеры Урыссуның 3 нче санлы мәктәбенең 10А сыйныфы укучысы Габдрахманов Илдан Айнур улы бүләкләнде;
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Урыссуның 3 нче санлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нигъмәтуллин Рөстәм Фәрәгат улы бүләкләнде;
Шулай ук район башлыгы Аяз Шәфигуллин Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гыйбадуллина Зөлфияне һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесен Борисов Андрейны туган көне белән котлады.
Киңәшмә барышында оператив һәм эпидемиологик хәл турында хисаплар тыңланды. Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча 51 хәбәр теркәлгән, шуларның сигезе алдалау. 2 хәбәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча теркәлгән.
Урыссу үзәк район хастаханәсе штат режимында эшли, диспансерлаштыру дәвам итә.
Административ комиссия эше турындагы хисап белән аның сәркатибе Зөлфия Латыйпова чыгыш ясады. Хисап чорында комиссия тарафыннан 38 утырыш үткәрелгән. Узган ел 219 граждан административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 185е кисәтелгән, 34е штрафка тартылган. Район башлыгы комиссиягә территорияләрнең чисталыгын һәм төзекләндерүен контрольдә тоту эшен көчәйтергә тәкъдим итте.
Киңәшмә кысаларында Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм тормышны тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләре агымдагы эш турында хәбәр иттеләр, киләсе атнага планнар билгеләнде, алар арасында сайлауларга әзерлек, кар чыгару, кышкы юлларны карап тоту, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау.