23-25 февральдә Бөгелмәдә «Созвездие-Йолдызлык» XXIV еллык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабы узды.
Чарада Татарстанның алты районыннан (Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Урыссу) 1300дән артык бала катнашты.
Безнең Ютазы районыннан 16 солист һәм иҗат коллективлары катнашты:
«Грация» хореография коллективы (җитәкчесе Сөләйманова И.В.)
«Семь нот» вокаль ансамбле (җитәкчесе Нигъмәтуллина Г.М.)
«Сударушка» рус җырының үрнәк ансамбле (җитәкчесе Заляева О.Р.)
Глухова Маргарита һәм Михайлов Полина дуэты (җитәкчесе Заляева О.Р.)
Солистлар (вокал-соло):
Нуранова Алия (Магдиева Э.В.)
Гунько Марианна (Магдиева Э.В.)
Зәйдуллина Диләрә (Батршина А.А.)
Адылгәрәева Амалия (Нигъмәтуллина Г. М.)
Хәсәнова Элина (Нигъмәтуллина Г. М.)
Нигъмәтуллина Алина (Нигъмәтуллина Г. М.)
Кашапова Эмилия (Нигъмәтуллина Г. М.)
Глухова Маргарита (Заляева О. Р.)
Михайлова Полина (Заляева О. Р.)
Сәлимҗанова Арина (Заляева О. Р.)
Кантарджи Лейла (Заляева О. Р.)
Конферанс:
Абдульманова Элина (Камалиева Э. А.)
Фестивальнең икенче турына «Семь нот» ансамбленнән Эмилия Кашапова (җитәкчесе Нигъмәтуллина Г.М.) һәм Урыссу балалар сәнгате мәктәбе укытучысы Оксана Заляеваның барлык тәрбияләнүчеләре.
Конкурс нәтиҗәләре:
1 урын — Глухова Маргарита (Заляева О. Р.)
2 урын — «Сударушка» үрнәк ансамбле (Заляева О. Р.)
2 урын — Глухова Маргарита һәм Михайлова Полина дуэты (Заляева О. Р.)
3 урын — Кашапова Эмилия (Нигъмәтуллина Г. М.)
«Иҗатта ихласлык өчен» махсус приз — Михайлова Полина (Заляева О. Р.)
Иң яхшы утыз конкурс номерыннан торган гала-концертны «Сударушка» рус җырының үрнәк ансамбле үзенең «Нам жить не тужить!» дип исемләнгән җыры белән тәмамлады Призлы урыннарны яулаган җиңүчеләр апрель аенда Казанда узачак «Созвездие-Йолдызлык» суперфиналына юллама алды.
Талантлы балаларыбызны котлыйбыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!!!