Яшь янгын сүндерүчеләр отряды агентлары, җитәкчеләре А.Зәйдуллина белән берлектә, Иске Урыссу авылы волонтерларына блиндаж шәмнәргә нигез ясарга ярдәм иттеләр.
Мондый шәмнәр 4 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр янып тора һәм хәрби операциядә катнашучыларга бик кирәкле. Алар яктылык һәм җылылык бирәләр, шулай ук мондый шәмнәр ярдәмендә ризыкны җылытырга һәм хәтта тимер кружкада су кайнатырга да мөмкин.