Ютазы мәктәбе базасында укучылар өчен футболкада рәсем ясау буенча мастер-класс үтте.
Мастер-классның максаты – яңа ысуллар кулланып, иске әйберләргә яңа тормыш бирү иде. Мондый ысулларның берсе – тукымага кулдан рәсем ясау.
Мастер-классны өстәмә белем бирү педагогы Алсу Вәлиева һәм «Активистлар Лигасы» волонтеры Наилә Гарайшина үткәрде.
Футболкаларны бизәү бик мавыктыргыч һәм иҗади шөгыль булып чыкты.
Мастер-класс бик мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.