Урыссуда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән киңәшмәсе узды

2024 елның 1 марты, җомга

27 февральдә гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта хокук бозуларны, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча ата-аналар белән үзара эш итү, балигъ булмаганнарның җинаятьчелек һәм хокук бозулар торышы, балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм аларның җенси кагылгысызлыгын профилактикалау мәсьәләләре тикшерелде.

Шулай ук мәгариф оешмаларының хокук саклау органнары белән законсыз гамәлләр кылган укучылар турында мәгълүмат бирү өлешендә хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International