«Мәктәп театры» педагоглары өчен мастер-классны ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Вәлиева үткәрде.
Педагоглар артикуляцион, сулыш алу, шулай ук резонаторлар өчен күнегүләр ясадылар. Кызыклы тренинглар, этюдлар, пантомималар сәхнәдә уенның эмоциональлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Мастер-класс җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева бер эмоциядән икенчесенә күчү ысулларын күрсәтте.
«Мәктәп театры» педагоглары актерлык осталыгы нигезләрен үзләштерделәр, тамашачыга барлык кичерешләрне сүзләр ярдәмендә ничек җиткерергә икәнен белделәр, сөйләм күнегүләрен шомарттылар. Мастер-класста катнашучыларның барысы да сертификатлар алды.