«Александр Матросов – батырлык һәм язмыш» – шундый исем астында Урыссу интернат-мәктәбе укучылары өчен Александр Матросовка багышланган батырлык дәресе узды.
Чараның максаты – яшь буында патриотизм, үз иле, үз халкы һәм аның геройлары өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Чара барышында яшь укучылар Советлар Союзы Геройлары һәм аларның батырлыклары турында белделәр.
1943 елның 27 февралендә унтугыз яшьлек Саша Матросов, сугышчан иптәшләрен коткару өчен, дошманның ут ноктасын үз күкрәге белән яба. Александр Матросов батырлык, Ватанга мәхәббәт, куркусызлык символына әверелә һәм Бөек Ватан сугышы тарихына кереп кала.