Акбаш авыл китапханәсендә коррупциягә каршы чара узды

2024 елның 1 марты, җомга

28 февральдә Акбаш авыл китапханәсендә «Коррупция челтәрендә» дип исемләнгән чара узды.

Китапханәче Гөлнар Камаева «коррупция» төшенчәсе белән таныштырды, бу күренешнең чагыштырма мисалларын китерде. Балалар белән бергә ришвәтчелек темасын күтәргән рус язучылары А.Чехов, Н.Гоголь, М.Салтыков-Щедрин, И.Лажечников исемнәрен искә төшерделәр.

Чара барышында коррупциянең төрен билгеләү өчен коррупцион ситуацияләр каралды: ришвәт алу, дәүләт акчаларын тоту, акча алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International