Район башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә Рәсәй Федерациясе Президентын сайлау буенча бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре киңәшмәсе узды.
Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Борисов, район штабының сайлау буенча координаторы Марьяна Харисова һәм башкалар катнашты.
Уздырылган эш һәм оештыру мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Борисов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, район буенча 15 886 сайлаучы исәпләнә, шуларның 66сы беренче тапкыр тавыш бирә.
— Районда сайлау кампаниясендә хезмәт куячак 190 кешедән торган 25 участок комиссиясе эшли, — диде Борисов. — Халыкка мәгълүмат бирү максатыннан йорт һәм фатирлар буенча йөреп чыгуда участок сайлау комиссияләре әгъзаларыннан 79 кеше җәлеп ителгән. Алар шушы көнгә 8518 йортның күпчелеген — йортларның 90 проценттан артыгын йөреп чыкты. Бу эш 7 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Андрей Борисов урыннарда җаваплы кешеләрнең игътибарын участок сайлау комиссияләренә, алар алдында торган бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлтте. Эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, участок сайлау комиссияләре буенча беркетелгән хезмәткәрләр исемлеген, аларның телефоннарын күрсәтеп, территориаль сайлау комиссиясенә бирү кирәклеген билгеләп үтте.
Район штабының сайлау буенча координаторы, район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова хезмәттәшләренә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә җаваплылык күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бу сайлау участокларына кирәкле оргтехника бирү, аның өзлексез эшләвен, шулай ук тавыш бирүнең ачыклыгын булдыру өчен видеорегистрация чаралары белән тәэмин итү.
— 14-17 март аралыгында, — дип билгеләп үтте Харисова, — участок сайлау комиссияләрен транспорт белән тәэмин итәргә кирәк. — Бюллетеньнәр һәм башка сайлау документациясе территориаль сайлау комиссиясенә тавыш бирүнең соңгы көнендә — 17 мартта китерелә.
Район башлыгы предприятиеләрдә җомга көнне, 15 мартта, кыскартылган эш көне кертүнең максатка ярашлылыгына игътибар юнәлтте. Бу көнне хезмәт коллективларының күпчелеге тавыш бирергә тиеш булачак. Киңәшмә барышында сайлау кампаниясенең башка мәсьәләләре — сайлауга җәлеп ителгәннәрне тукландыруны оештыру, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләкләр бирү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Участок сайлау комиссияләренең эш графигы:
6-14 март эш көннәрендә — 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә — 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
Сайлау көннәрендә — 15, 16 һәм 17 мартта — иртәнге 7дән алып, дәүләт сайлау системасын кулланып, мәгълүмат алмашу регламентына ярашлы рәвештә, мәгълүмат тапшыру тәмамланганчы.
Роза ИСКӘНДӘР
Тулырак: https://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bulek-ham-xezmat-itakcelare-kinasmasenda-sailau-kampaniiasenen-oestyru-masalalare-buenca-fiker-alyst