Кредит бирү мәсьәләсе буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән фикер алыштылар

2024 елның 1 марты, җомга

Район башкарма комитеты утырышлар залында булачак язгы кыр эшләренә һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кредит бирү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.

 

 

Киңәшмә эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин  һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов катнашты. Тиешле ведомство вәкилләре авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме буларак бирелә торган кредитларның процент ставкалары буенча мәгълүмат бирделәр. Кредит алырга безнең районның алты авыл хуҗалыгы предприятиесе гариза биргән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International