Бүген Акбаш башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең класс җитәкчеләре Раушания Инсапова белән архив бүлегендә экскурсиядә булып киттеләр. Бүлек җитәкчесе Лилия Гәрәева укучыларга архив эше турында, бүлектә нинди документлар саклануын, аларның безнең җәмгыять өчен нинди әһәмияткә ия булуы, архив эшенең нәрсәдән торуы турында сөйләде.
Укучылар кызыксынып шәхси состав документларыннан үзләренең әби-бабайларының эшләгән еллары турындагы документларны күзәттеләр, сугыш чоры газеталарын карадылар.