Чара китап күргәзмәсе белән башланды, анда Ә.Еники, В.Имамов, Ю.Бондарев, Д.Ушинский, Ю. Олёши, И. Токмакова китаплары урын алды.
Китапханәче укучылар арасында балалар һәм татар нәфис әдәбияты буенча кечкенә генә сораштыру үткәрде. Ул шулай ук үзенең яраткан авторлары яки әсәрләре турында сөйләргә тәкъдим итте.
Аннары Гөлнар Рәшит кызы укучыларның соңгы елларда яраткан китапларына тукталды. Бергә Ф.Садриев, З. Кадыйрова, А. Хәсәнов, Г. Галләмова, М. Маликова әсәрләреннән өзекләр укыдылар.