Урыссуда гаилә кулинар сәнгать конкурсы узды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Гаилә елы кысаларында район мәктәпләре вәкилләре гаиләләре арасында кулинар конкурс узды.

 

Конкурс Ютазы районы мәгариф бүлеге тарафыннан Балалар иҗаты үзәге белән берлектә оештырылды. Бу конкурс төрле милләтләрнең гаиләләрен һәм кулинар традицияләрен берләштерде. Катнашучылар жюрига үз культураларының үзенчәлекле традицион ризыкларын тәкъдим иттеләр.

 

Чарада Ютазы районы мәгариф учреждениеләреннән барлыгы егерме гаилә катнашты. Һәр гаилә әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итте һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Биредә татар, үзбәк, әрмән һәм рус ризыклары тәкъдим ителде.

 

Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International