Урыссу гимназиясе укучылары «Әлифба»ны тәмамлаганнан соң беренче таныклыкларын алдылар.
Урыссу гимназиясенең 1Б сыйныфы укучылары өчен «Хуш, Әлифба» дип исемләнгән чара узды.
Чарада укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Балалар әниләрен 8 март бәйрәме белән котладылар һәм үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар.
Чара ахырында сыйныф җитәкчесе Айгөл Идрисова барлык балаларга «Әлифба» курсын тәмамлау турында таныклыклар тапшырды.