Аударыш – көчлеләр һәм чыдамлылар өчен спорт

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Урыссу бистәсенең «Энергия» стадионында Аударыш милли спорт төре буенча мастер-класс узды.

 

Узган шимбәдә безнең районга «Аударыш» халыкара федерациясе вице-президенты, «Алмакай» ат йорты (Лениногорск районы) директоры Фәрит Нәбиуллин килде.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район башлыгы Аяз Шәфигуллин районда милли спортны үстерүгә зур игътибар бирә, шул исәптән Аударыш уенын да. Күрсәткеч чыгыш ясар алдыннан ул Нәбиуллин Фәрит белән безнең районда да яңадан торгызылган әлеге спорт төре турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International