Күрше Октябрьский шәһәрендә кышкы картинг буенча ачык чемпионат узды.
Безнең картингчылар Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр. «Шмель» клубыннан чемпионатта җиде пилот катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте!
«Ротакс макс юниор» классында икенче урынны Рамазан Шамилов, шул ук класста өченче урынны Айдан Гәрәев алды. «Милли юниор» классында икенче урынны Аяз Мөхәммәдиев, «мини» классында өченче урынны Рүзәл Гәрәев һәм «чезет» классында өченче урынны Фаат Шамилов алды.
Чемпионатның гомуми нәтиҗәләре буенча «Шмель» командасы «шипы» классында беренче урынны яулады.