Район башкарма комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзәндә узган чаңгы ярышларында район данын лаеклы якладылар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге ярышлар Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль хезмәткәрләрне физик яктан камилләштерү, физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан Татарстан муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында уза.