Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
2024 елның 4 мартында кич, 5 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә 500 м һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булырга киңәш итәбез. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланыгыз. Балаларны игътибарсыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.