Мошенникларга юлыкмагыз

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узган бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәйтелгән киңәшмәсе район Советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисованы туган көне белән котлаудан башланды.

 

Узган атнада райондагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге вазыйфаларын башкаручы Айваз Зияров хәбәр итте. Аерым алганда, ул хокук бозулар турында 35 хәбәр теркәлгәнен билгеләп үтте. Алар арасында өч үлем, бер алдау очрагы, биш юл-транспорт һәлакәте. Гражданнар җыеннары вакытында район газетасы, сайт һәм социаль челтәрләр битләреннән төрле мошенниклык турында даими искәртүләргә карамастан, кешеләр мошенниклар челтәренә эләгүләрен һәм үз акчаларын югалтуларын дәвам итәләр. Район башлыгы тиешле хезмәтләрнең игътибарын халык арасында әлеге юнәлешнең эшен дәвам итү зарурлыгына юнәлтте.

 

Урыссу үзәк хастаханәсе штат режимында эшли, дип хәбәр итте хастаханәнең баш табибы Светлана Шакирова. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күбесе ОРВИ белән авырый, әмма дистанцион укуга күчү турында сүз әлегә бармый. Киңәшмә барышында тормышны тәэмин итүнең башка мәсьәләләре дә каралды – алимент түләмәүчеләргә карата суд приставлары белән берлектә эшне активлаштыру, кар чыгару буенча нәтиҗәле эш. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова билгеләп үткәнчә, атна башына Урыссу бистәсеннән 44 182 тонна кар чыгарылган. Ул шулай ук бүгенге көнгә иң актуаль бурычлар турында да хәбәр итте. Мәсәлән, мәдәняит йортын ремонтлау буенча проект оешмасы белән эш алып барыла.

 

Мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча  уңышлар бар. Бу хакта бүлек башлыклары хәбәр итте. Мәсәлән, мәдәният йорты солисты Энже Ильясова Винера Ганеева исемендәге XI Халыкара вокалистлар конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды. Урыссу сәнгать мәктәбе укучылары арасында да җиңүләр бар. Мәгариф линиясе буенча Сергей Абрамов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 1 мартта республика олимпиадалары тәмамланды. Район буенча – 54 олимпиада җиңүчесе һәм призеры бар (узган уку елында - 43).

 

Язгы су басуга әзерлек мәсьәләсе аерым тема булып тора. Район башлыгы эрегән суларны читкә алып китү, су басуга юл куймау буенча барлык кирәкле чаралар күрелүен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International