Наҗия Галимова күрше республиканың Туймазы районы Илчембәт авылында күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып туа. 12 яшьтән үк колхозда эшли башлый. Өлкәннәр белән беррәттән ул авыр эшләр башкара – траншеяләр казый, урман кисеп, буровикларга юл ача. Ул вакытта Бөек Ватан сугышы чоры була, барлык эшкә сәләтле ир-атларны фронтка алалар. Наҗиянең әтисен дә фронтка озаталар. 1943 елда ул авыр яралана.
Госпитальдә дәваланганнан соң аны хезмәт армиясенә урман кисәргә җибәрәләр. Шуңа күрә гаилә башлыгы фронттан җиңү яулаганнан соң берничә елдан гына кайта. Ләкин ул тыныч тормышта озак яши алмый, сугыш аның сәламәтлеген тулысынча какшата һәм тиздән ул вафат була.
Наҗия Мәсгут кызы Әбсәләм авылы егетенә кияүгә чыга. Карл Маркс исемендәге колхозда бозау караучы һәм савымчы булып эшли. Тора-бара тормыш җайлана башлый, кибетләрдә беренче кирәкле продуктлар һәм товарлар барлыкка килә. Галимовлар гаиләсе йорт төзи, дүрт бала үстерә. Ире белән алар яхшы тормыш итәләр. Бүген исә Наҗия ханым улының гаиләсе белән яши.
Район җитәкчелеге исеменнән Наҗия Галимованы туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов килде. Иң яхшы теләкләрен җиткереп, ул чәчәк бәйләме бүләк итте, истәлекле медаль һәм бүләк тапшырды. Котлауларга Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева, беренчел ветераннар оешмасы рәисе Миңнегөл Мостафина, юбилярның туганнары һәм якыннары да кушылды.