Бөтендөнья наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне кысаларында Ташкичү авыл китапханәсендә яшьләр аудиториясе өчен «Наркотик: борчылу территориясе» дигән кисәтү дәресе үтте.
Чара барышында китапханәче наркотикның организмга никадәр зарарлы икәнен, наркотик матдәләр куллануның нәрсәгә китерүе турында мәгълүмат бирде
Чарада катнашучылар бүгенге көндә актуаль булган берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар: никотин һәм алкоголь наркотикмы, яшьләрнең наркотикларга бәйлелегенә ничек эләгүе. Чара нәтиҗәләре буенча блиц-сораштыру узды, анда катнашучылар сорауларга үз карашларыннан чыгып җавап бирделәр.
Шулай ук «Наркотикларга – ЮК» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Әлеге чараның максаты – наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.